Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус белән авыручы янына барган "ашыгыч ярдәм" табибына 50 мең сум түләнәчәк
Фельдшерлар һәм шәфкать туташлары ай саен 25 мең сум алачак.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар янына баручы ашыгыч медицина ярдәме табиблары 50 мең сум күләмендә федераль түләү алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр башлыклары белән киңәшмә кысаларында хәбәр итте.
«Шулай ук коронавирус белән авыручылар белән эшләүче ашыгыч медицина ярдәме табибларына килгәндә, алар аена 50 мең сум күләмендә акча түләнәчәк, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм экипаж йөртүчеләр 25 мең сум алачак», — диде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, түләүләр апрельдән башлап өч ай дәвамында киләчәк.
Моннан тыш, мондый белгечләр коронавируска каршы көрәштә алдынгы урында тора һәм Россия кораллы көчләренең шәхси составы өчен эшләнгән кебек, федераль бюджет хисабына югары иминият гарантияләренә мохтаҗ, дип өстәде Россия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз