news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә битлекләр теккән

Район авыл хуҗалыгы идарәсенә 100 битлек тапшырганнар.

Чирмешәндә мәдәният хезмәткәрләре игенчеләргә битлекләр теккән
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 8 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә медицина битлекләре тегеп биргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Мордва Афонькәсеннән Наталья Семкичева, Сосновкадан Нина Иванова, Ульяновкадан Елена Статина, Түбән Кармалкадан Ирина Мортазина теккән бу, бүген район авыл хуҗалыгы идарәсенә 100 битлек тапшырдык, — ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. –Кырларда, ындыр табакларында, машина-трактор паркларында аларны киеп эшләсеннәр, чир йоктырмасыннар.

news_right_1
news_right_2
news_bot