Әлмәттә яңа бюстлар куелачак

Алар сугыш һәм тыл батырларына багышлана

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, шәһәр урамнарын бизәү белән бергә үзәк паркта мемориаль комплекс өчен яңа элементлар куелачак.

Аерым алганда, 2 Советлар Союзы Герое, 3 Сугышчан Дан орденының тулы кавалеры бюстларын, “Тыл хезмәтчәннәренә” рельефы һәм “Сугыш балалары” скульптурасын урнаштыру планлаштырыла. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде, дип яза Әлмәт җирле басмасы.