25 апрель — Агач утырту көне

Көз көне акцияне октябрь аенда уздыру планлаштырыла

 (Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 25 апрель ––Татарстанда Агач утырту көне. Республикада ул инде 2011 елдан бирле һәр сезонда үткәрелеп килә.

“Быел Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны да әлеге акциягә җәлеп итеп, алар хәтерен мәңгеләштерергә кирәк”, - дигән тәкъдим белән чыкты ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин ТР парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Таһир Һадиев рәислегендә узган утырышында.

Әлеге акция кысаларында булган паркларны төзекләндерергә кирәклеген дә ассызыклады ул. “Яз көне паркларда төзекләндерү эшләре башкарыла, утыргычлар ясала, сукмаклар чистартыла. Ә агачларны без, гадәттә, көз көне утыртабыз”, - диде Харис Мусин.


Көзен Агач утырту көнен октябрь аенда уздыру планлаштырыла.