news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин кереме түбән гаиләләргә 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр хакында әйтте

Россия Президенты шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән кереме түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

«Дәүләт гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Бу — безнең өчен өстенлек… Без яңа карар кабул итәргә — кереме югары булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге чара 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, гаиләләр беренче түләүләрне майда алачак», — дип искәртте Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлаганда.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, көмәнле хатын-кызлар, җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәм кереме югары булмаган гаиләләр өчен дәүләт тарафынан айлык түләүләр каралган инде. Мондый ярдәмне 8-16 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналар да ала.

Владимир Путин шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм якын кешеләренең игътибарын, җылылыгын тоеп яшәүләрен, гаиләгә, балаларга, оныкларына, хезмәттәшләренә һәм дусларына бүләк итә торган яхшылыкның үзләренә кире кайтуын теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100