Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министры 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләмен әйтте
Өстәмә акча төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә булачак.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков кереме түбән булган гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.
«Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин кереме түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз