news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай автоледиларын автоинспекторлар котлады 

Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйтте.

Аксубай автоледиларын автоинспекторлар котлады 
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 8 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай дәүләт автоинспекторлары бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе оештырды. Бәйрәм патруле район үзәгенең иң җанлы урынында — Октябрь урамында урнашты. 

Дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков руль артында хатын-кыз булган автомобильләрне туктатты, бәйрәм белән котлады, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Пассажир хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады. 

Дәүләт автоинспекторы белән бергә постта муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова да Аксубай хатын-кызларына шатлык бүләк итте, ул аларга Татарстан Дәүләт автоинспекциясе исеменнән котлау открыткалары тапшырды. 

Автоледилар җылы котлау сүзләре һәм чәчәкләр өчен рәхмәт әйтте. Ә дәүләт автоинспекторы бәйрәмнәрдә дә, шулдай ук эш көннәрендә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда игътибарлы һәм уяу булырга кирәклеген искәртте.


news_right_1
news_right_2
news_bot