news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан автоледиларга чәчәкләр бүләк итте

Районда «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе узды.

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан автоледиларга чәчәкләр бүләк итте
ЮХИДИ бүлеге

(Кукмара, 8 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе кысаларында гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Юл инспекторлары автоледилар идарә иткән машиналарны туктатып, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Моннан тыш, автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртте, шулай ук күрсәтмә материаллар өләште.

«Чараның максаты — хатын-кызларны яз бәйрәме белән тәбрикләү генә түгел, ә җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә җәлеп итү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата кайгыртучанлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү», — диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Автомобиль йөртүче гүзәл затларга чәчәкләр ЮХИДИнең теркәү бүлегендә дә тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100