news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән тәбрик итте

«Сез барысында да өлгерәсез: өй җылысын сакларга да, эштә яки укуда зур уңышларга ирешергә дә, шуның белән бергә һәрвакыт сокландыргыч, матур һәм мөлаем булып калырга да, - диде Россия Президенты.

Владимир Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән тәбрик итте
kremlin.ru

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Россия Президентының рәсми сайтында шул уңайдан видеомөрәҗәгать чыкты.

«Әлеге бәйрәм һәрвакытта да шатлык, чәчәкләр, бүләкләр, ихлас хисләр белән тулы. Без әниләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз һәм хезмәттәшләребезне бәйрәм белән тәбрик итәргә, аларга соклануыбыз һәм яратуыбызны, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтергә ашыгабыз», — ди дәүләт башлыгы.

«Сез барысында да өлгерәсез: өй җылысын сакларга да, эштә яки укуда зур уңышларга ирешергә дә, шуның белән бергә һәрвакыт сокландыргыч, матур һәм мөлаем булып калырга да, — диде Путин. — Сезнең чын күңелдән ярата, кеше кайгысын уртаклаша, якыннарыгызны кайгырта белүегез таң калдыра».

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге кыйммәтләрнең буыннан-буынга күчүе зур әһәмияткә ия.

Президент бала тәрбияләүче аналарга аерым рәхмәт сүзләрен белдерде, моны җаваплы, шул ук вакытта күркәм һәм игелекле хезмәт дип атады.

Путин хатын-кызларга бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, шатлык теләде һәм «биредә күп нәрсә ир-атлардан тора» дип искәртте. «Без сезгә лаеклы булырга һәм мәшәкатьләрнең күбесен үз өстебезгә алырга тырышачакбыз. 8 Мартта гына түгел, һәрвакыт шулай эшләячәкбез», — диде Президент.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100