news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ОСАГО полисының яңа форматы гамәлгә керде

Полисның икенче ягына Каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россиядә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисының (ОСАГО) яңа форматы гамәлгә керде. Полисның икенче ягына каско килешүе турында мәгълүмат кертелергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия Банкы күрсәтмәсе нигезендә, хәзер транспорт чаралары хуҗаларына ирекле автоиминиятләштерү турында килешү төзү өчен аерым документ кирәкми.

Яңа форматтагы полис автомобильне югалту яки аңа зыян килү куркынычын күздә тотарга, ә мәҗбүри һәм ирекле иминият килешүләренең гамәлдә булу вакыты туры килергә тиеш. Франшиза иминият суммасының 20 процентыннан да артып китә алмый.

ОСАГОның гамәлдә булу срогы тәмамлану каско килешүенең дә гамәлдә булу вакыты төгәлләнүен аңлата. Әмма ирекле иминиятләштерүдән баш тарту мәҗбүри иминиятләштерү турындагы килешүне өзү өчен сәбәп булып тормый.

«Татар-информ» агентлыгы 2020 ел башыннан ОСАГО полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерә башлаулары хакында хәбәр иткән иде инде. Иминиятләштерүчеләр иске бланкларны 1 апрельгә кадәр куллана алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100