news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ир белән хатын бер-берсенә аеруча тугры булган шәһәрләр исемлегенә кергән

Ир белән хатынның бер-берсенә хыянәте буенча Татарстан башкаласы 24 урынның 23нче баскычында урнашкан.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казан ир белән хатын бер-берсенә аеруча тугры булган Россия шәһәрләре арасына кергән. Zoom Market аналитик агентлыгы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

«Россиянең иң тугры булмаган шәһәрләре рейтингы»нда Татарстан башкаласы 24 урынның 23нче баскычында урнашкан. Бу җәһәттән Казанны Новосибирск шәһәре генә уздыра.

Сочи, Краснодар һәм Санкт-Петербург иң «хыянәтче» шәһәрләр дип табылган. Респондентларның 13 проценты иренә яки хатынына хыянәт итүен таныган. Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның 94 проценты ир белән хатын арасындагы тугрылыкны актуаль кыйммәтләр рәтенә керткән, ә 71 проценты үз партнерына хыянәт итүчене гаепләгән.

«Сораштыру Россиянең 24 шәһәрендә шәхси интервьюлар алымы белән үткәрелгән. Анда 2880 респондент катнашкан», — дип искәртә агентлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100