Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе Балалар китапханәсендә әниләр һәм балалар 8 Март бәйрәменә җыелды
Кичәдә әниләр балаларга прическа, бантиклар, котлау откырткалары ясау, табын әзерләү буенча мастер-класслар да күрсәтте.
(Әгерҗе, 8 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Асия Корбангалиева). Әгерҗе районы Балалар үзәк китапханәсенә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан нәни китап укучылар әниләре белән килде. «Ак калфак» оешмасының район берләшмәсе китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырган бәйрәм кичәсе гаҗәеп җылы мохиттә, күңелле дә, файдалы да булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Ак калфак» оешмасының район берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Закирова әниләрне һәм кызларны бәйрәм белән котлагач, мәдәният ветераны Фаиз Мусин котлаулар эстафетасын дәвам итеп бик матур шигырь укыды.
Бәйрәм музыкасы яңгырап торган залның һәр почмагында мастер-класс үткәрүче әниләр балалар белән эшләрен башлап та җибәрделәр. «Матурлык серләре» почмагында Айсылу Суниева кызларга прическа ясарга өйрәтте. «Оста куллар» почмагында Рафисә Әхмәтҗанова кызларга чәчләренә куяр өчен матур бантик ясау серләре белән уртаклашты.
Рәсем сәнгатен үз итүче балалар әниләренә котлау открыткасы ясадылар. Аш-су осталары Рафисә Мусина һәм Ландыш Абдуллина бәйрәм табынына салатлар әзерләделәр.
Шул ук вакытта зал уртасында күңелле бәйрәм концерты дәвам итте. Данил Закиров, Ислам Сибгатовның әниләргә багышланган шигырьләре, Зәринә Әхмәтҗанова, Фәнзил Мусин, Дилия Закированың җырлары күңелләрне күтәрде. Тирсәдән Нурислам Абдуллин һәм Иж-Бубыйдан Фәнзил Мусинның татар егетләре биюе кичәнең иң матур бизәге булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз