news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә сыерчыкларга яңа оялар куйдылар

ара кысаларында балалар кошлар ояларын дөрес элү серләренә дә төшенде.

Чирмешәндә сыерчыкларга яңа оялар куйдылар
Лилия Саттарова

(Чирмешән, 8 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Лилия Саттарова). Туган як тарихы музее һәм Чирмешән урман хуҗалыгы ярдәме белән укучылар кошларга яңа оялар әзерләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яз килгәне сизелә, кошлар озак көттермәс, кабат безнең якларга кайтып җитәрләр. Кошларны кайгыртып, агачтан уеп ясау түгәрәгенә йөрүче балалар, җитәкчеләре, туган як тарихы музее хезмәткәре Сәлимҗан Гамиров ярдәме белән, сыерчык оялары ясаган. Материалларны Чирмешән урман хуҗалыгы биргән.

Матур, җыйнак итеп ясалган сыерчык ояларын балалар урман хуҗалыгына тапшырдылар һәм алар белән бергә агачларга да элеп чыктылар. Чара кысаларында балалар кошлар ояларын дөрес элү серләренә дә төшенде.


news_right_1
news_right_2
news_bot