news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч суыткычта гына сакларга ярый торган эчемлекләр исемлеген әйтте

Сөт продуктларын, аларны алыштыра торган соя, бадәм һәм дөге нигезендә ясалган протеинлы эчемлекләрне салкында сакларга кирәк.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Испаниянең азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты җәмгыяте (SESAL) әгъзасы Роза Мария Урдиалес нинди эчемлекләрне һичшиксез суыткычта сакларга кирәклеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, сөт продуктларыннан тыш, аларны алыштыра торган соя, бадәм һәм дөге нигезендә ясалган протеинлы эчемлекләрне дә салкында сакларга кирәк. Эш шунда ки, аларның составында бактерияләр үрчүгә шартлар тудыра торган аксымнар бар.

Эксперт сүзләренчә, капкачы ачылган соклар һәрвакыт суыткычта торырга тиеш, анда да алар бары тик биш көн генә саклана ала.

Кефир һәм чөй гөмбәсе кебек пробиотикларга бай эчемлекләрне дә һәрвакыт салкында сакларга киңәш ителә. Түбән температура әчү процессын һәм углекислый газ туплануын акрынайтырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100