news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага җыелган акча улы Әмиргә рәсмиләштерелгән

Туганнары сүзләренчә, Айгөл Фазыйловага битараф булмаучылар күп булган.

Яман шеш белән авырган Айгөл Фазыйловага җыелган акча улы Әмиргә рәсмиләштерелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Өч ел элек яман шешнең соңгы стадиясе белән авырган Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән җыелган акча аның улы — Әмир Фазыйловка мирас буларак рәсмиләштерелгән.

«Айгөлгә бөтен Россия, хәтта чит илдән ярдәм иттеләр. Шактый гына акча калды, без аны Әмиргә мирас итеп рәсмиләштереп куйдык. Шалтыратулар күп булды, күчтәнәчләр җибәреп ярдәм итеп тордылар», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә Айгөл Фазыйлованың туганнары Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар.

Туганнары сүзләренчә, Айгөл Фазыйловага битараф булмаучылар күп булган. «Мәсәлән, Айгөлнең улына 7 яшь тулгач Дилбәр исемле ханым Әмирне көн саен иртән апаларыннан килеп алып, мәктәпкә илтеп, мәктәптән каршы алып, өенә кадәр алып кайтып йөрде. Болай гына ярдәм итте», — дип сөйләде алар.

Айгөл Фазыйлованың туганнары һәм улы Әмир белән әңгәмәне «Интертат.татар» сайтында укырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot