news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Февральдән җирләүгә бирелә торган акча һәм айлык пособиеләрнең күләме артты

Россия Пенсия фондын тәкъдим итә торган социаль ярдәм чаралары 8,4 процентка индексацияләнгән.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 1 февральдән Татарстанда ана капиталы, җирләү өчен бер тапкыр бирелә торган акча һәм айлык пособиеләрнең күләме артты. Россия Пенсия фондын тәкъдим итә торган социаль ярдәм чаралары 8,4 процентка индексацияләнгән.

«1 февральдән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 8,4 процентка индексацияләнде. Аны федераль ташламалардан кулланучы 317,5 мең татарстанлы ала», — дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәте.

«Алар — инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре. Бер тапкыр түләнә торган акча белән бергә аның составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, ул аена 1313 сумга кадәр арткан», диелә хәбәрдә.

2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды түли торган социаль ярдәм чараларының күбесе шулай ук индексацияләнә. Бу очракта 1,5 яшькә кадәрге балаларны караучы эшләмәүче ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен бирелә торган пособие, бала туганда яисә уллыкка алганда бер мәртәбә бирелә торган пособие күләме турында сүз бара.

Индексацияләнгән соң, эшләми торган пенсионерны җирләүгә бирелә торган пособие күләме — 6964 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100