news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 марттан Россиядә үлем турындагы таныклыклар электрон форматта булачак

Мәрхүмнең туганнары төрле инстанцияләргә йөрүдән азат ителәчәк.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 1 марттан Россиядә медицина таныклыклары электрон форматта булачак. Документларның бердәм реестры булдырыла, аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы алып барачак. Бу карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, электрон документ гражданнар теләге буенча түгел, ә мәҗбүри тәртиптә эшләнә. Башта бөтен медицина учреждениеләре барлык мәгълүматны, шул исәптән, үлем сәбәпләрен дә, сәламәтлек саклауның мәгълүмати системасына кертәчәк, аннан соң мәгълүматлар ЗАГС, Росстат һ.б. Бердәм дәүләт реестрына китәчәк.

Мәрхүмнең туганнары төрле инстанцияләргә йөрүдән азат ителәчәк. Мисал өчен, хәзерге ваакытта үлем турында кәгазь таныклыкларны хезмәткәрләр кешенең үлүе турында тамга ясасын өчен ЗАГС органнарына китерергә кирәк. 

Гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта туганнарының үлеме турындагы электрон таныклыкларны карый алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100