news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләр февральдә өч көн ял итәчәк

Ватанны саклаучылары көнен бәйрәм итү уңаеннан республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр февральдә өч көн ял итәчәк.

«Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Россия Хөкүмәтенең „2021 елда ялларны күчерү турында“гы карары буенча ял көне 20 февраль, шимбәдән 22 февральгә, дүшәмбегә күчерелә», — диделәр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Шулай итеп, 21, 22 һәм 23 февраль ял көннәре булачак. Республикада яшәүчеләрне алты көнлек эш атнасы көтә. 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100