news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гарәп телендә язылган китап 10 млн сумга сатуга куелган

Сатучы кергән акчаларның күп өлешен хәйриячелеккә юнәлдерергә планлаштыра.

Казанда гарәп телендә язылган китап 10 млн сумга сатуга куелган

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда яшәүче бер кеше гарәп телендә язылган китапны 10 млн сумга сатуга куйган. Мәгълүмат «Авито» игъланнар сайтында урнаштырылган.

Сатучы сүзләренчә, мондый бәя китапның тулы тышлыгы һәм басманың сирәк булуы белән бәйле.

«Гарәп язуын бәяләүчеләр өчен сирәк күренеш», — дип билгеләп үтте ул белдерүдә.

Сатучы кергән акчаларның күп өлешен хәйриячелеккә юнәлдерергә планлаштыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100