Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Арча» радиосы хезмәткәре республика бәйгесендә җиңде
Ул бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләр ясау белән шөгыльләнә.
(Арча, 8 февраль, «Татар-информ», «Арча-информ», Гөлсинә Зәкиева). Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча республика бәйгесендә «Арча» радиосы хезмәткәре Гөлназ Газыймова «Көчле әйтелгән!» номинациясендә җиңү яулады, грамота һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Ул бик матур, милли стильдәге муенсалар, алкалар, беләзекләр, сабыннан чәчәк бәйләмнәре, гөлләр ясау белән шөгыльләнә.
«Мәктәптә укыганда ук кул эшләре белән кызыксына башладым. Бишенче сыйныфта укыганда тегү машинасында үземә күлмәкләр тегеп кия идем инде. Әбием өйрәтте. Күбрәк иске җйберләрне яңартып тектем, чөнки гел бер киемнән генә йөрергә яратмый идем. Үземә дә, сеңлемә дә тектем, кием сатып алган булмады. Чит ил сериалларының модага кергән вакыты. Шундагы күлмәкләрне күрәм дә, ошатып кисәм һәм тегәм. Аннан ыргак белән бәйләргә өйрәндем. Схемасын ясыйм да, чәчәкләр, брошкалар бәйлим», — дип сөйләде Гөлназ.
Хәзер Гөлназ текми, әмма кул эшләре белән кызыксына башлый. Сату өчен дип түгел, үзенә дип күн, тиредән һәм башка материаллардан этник стильдәге бизәнү әйберләре ясый. Сабыннар ясау серләренә төшенә, Казанга барып курсларда да укып кайта.
"Җәен күп итеп дару үләннәре җыям һәм аларны майларга, суга салып куям. Бал кортлары тотабыз. Шуларның продукциясен кулланам. Бертөрле сабын ясау өчен алты килограмм затлы (виноград, миндаль һәм башка майлар) майлар бетердем. Ике ел өйрәндем. Әмма теләгемә ирештем. Бернинди химик элементларсыз, майлар һәм селте кушып кына ясала ул. Өч ай өлгерә. Шуннан соң гына кулланырга була. Башта әйберләрне үзем өчен ясадым. Хәзер үзмәшгуль булып теркәлдем", - диде Гөлназ Газыймова.
Гөлназ милли бизәкләрне чәкеп ясаучы рәссамнарга җибәреп эшләтә. Нинди әйбер килеп чыгасын, нинди төсләр кулланырга кирәк икәнне, кешегә нинди бизәнү әйбере килешкәнне эчке бер тоемлык белән күрә икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз