news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта 2021 елга билгеләнгән максат-бурычлар турында фикер алыштылар

Бүген Актаныш районы Советының йомгаклау сессиясе узды

Актанышта 2021 елга билгеләнгән максат-бурычлар турында фикер алыштылар
Актаныш районы мәгълүмат үзәге.

(Актаныш, 8 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). 8 февральдә Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш җиденче утырышы үтте. Ул районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән максат-бурычларга багышланган иде.

Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Сәгыйтов, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм депутатлар, районның җитәкчелек составы катнашты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

2021 елга районның социаль-икътисади үсеш эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында төп хисапны район башлыгы Энгель Фәттахов тотты. Үз чыгышында ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның территориаль бүлекләре эшчәнлеге икътисад үсеше һәм социаль бурычларны үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде, дип билгеләп үтте.

Район башлыгы төзелеш, социаль хезмәт, медицина, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы эш торышын, демографик хәлне, башкаларны да анализлады, казанышларыбызны телгә алды, бурычларыбызны бәян итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышында Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә күзәтү ясады, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, нәтиҗәләрне тагын да арттырга кирәклекне ассызыклады.

Бүген районда яшәүче 7 кешегә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләр тапшырылды. Хезмәт уңганнары аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев кулыннан кабул итеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100