news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ютазының җиде капкасы» туристик маршруты барлыкка киләчәк

Район башлыгы проектны хуплады һәм якын арада гамәлгә кую кирәклеге турында карар кылды.

Татарстанда «Ютазының җиде капкасы» туристик маршруты барлыкка киләчәк
tatar-congress.org

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 2020 елның 6-7 февралендә Татарстан Ютазы муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессы Ютазы бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда «Ютазының җиде капкасы» туристик маршруты проекты турында сөйләштеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Утырышта Ютазы районы мәгариф оешмалары эшчәнлеге тикшерелде, милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек өйрәнелде. Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлекчәсе эшчәнлеге турында отчет бирелде, киләчәктә план нигезендә, эшне дәвам итүдә перспектив юнәлешләр билгеләнде һәм «Ютазы районының җиде капкасы» исемле туристик маршрут проекты тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан милли мәктәпләр һәм балалар бакчаларының санын саклау һәм ата-аналар белән туган тел фәне кысаларында татар телен сайлау өстендә җитди эш алып бару турында тәкъдимнәр җиткерелде.

Мәдәният юнәлешендә алга таба да гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараларны үткәрү, яшь буын вәкилләренең әлеге чараларда актив катнашырга тиешлеге азсызыкланды һәм җирле кадрлар белән оештырылган уңай эш тәҗрибәсен дәвам итү кирәклеге турында әйтелде.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне хуплады һәм Ютазы районы Аппарат җитәкчелегенә бу юнәлештәге эшчәнлекнең активлашуын таләп итте. Аяз Шәфигуллин Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән «Ютазы районының җиде капкасы» исемле туристик маршрут проектын хуплады һәм якын арада гамәлгә кую кирәклеге турында карар кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100