news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтте

Республика территориясенә мондый һава торышын төньяктан Арктика антициклоны алып киләчәк.

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 февральдә, Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән томан төшәчәк, шулай ук юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясенә мондый һава торышын төньяктан Арктика антициклоны алып киләчәк. Шунысын да искәртик: «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне татарстанлыларны 30 градуслы салкыннар көтүе хакында хәбәр иткән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot