news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озатуда катнашты

Хушлашу чарасы Татар дәүләт филармониясендә бара.

Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озатуда катнашты
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә үтте. Озату чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Кичә Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең хатынына телеграмма юллаган иде.

«Бу Сезнең һәм гаиләгез өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур югалту. Татарстанның аграр сәнәгать комплексын үстерүгә лаеклы өлеш керткән, Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр мәнфәгатен Россия Дәүләт Думасында нәтиҗәле яклаган кеше арабыздан китте», — диелә телеграммада.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат кичә кич Bell 407 вертолетының Куйбышев сусаклагычы бозына аварияле төшеп утыруы нәтиҗәсендә һәлак булды. Татарстан җитәкчелеге, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов һ.б. рәсми затлар Айрат Хәйруллинның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.


Галерея: Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100