news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта гадәти булмаган чаналар фестивале – SunnуФЕСТ-2020 старт алды

Гадәти булмаган чаналар ярышында Россия һәм чит ил кунаклары катнаша.

Мамадышта гадәти булмаган чаналар фестивале – SunnуФЕСТ-2020 старт алды

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Шабдан Ниязов). Мамадышта ел саен үткәрелә торган гадәти булмаган чаналар фестивале – SunnуФЕСТ-2020 старт алды. Ярышларда 25 чит илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән кунаклар катнаша, дип искәртте Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.

«Моннан дүрт ел элек күңел ачу чарасы буларак башланган әлеге фестиваль бүген киң колач алды. Аның географиясе дә елдан-ел киңәя», - диде Иванов.

Кышкы фестивальнең асылы - бу шөгыльгә креатив һәм иҗади якын килеп, таудан чана шуудан гыйбарәт. Мамадышта инде ул дүртенче тапкыр уздырыла һәм күркәм гадәткә әверелде. Быел фестивальдә катнашучылар сыра шешәсе, узыш автомобиле рәвешендәге (һ.б.) чаналар ясаган. Шулай ук ТАССРның – 100 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да үзенчәлекле дизайнлы чаналар эшләгәннәр.

Бәйрәмдә кулдан ясалган иң креатив чаналар бәйгесе, шулай ук таудан иң тиз һәм ерак арадан төшү буенча конкурслар үткәрү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100