news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш китапханәсендә Татарстан гербын кабул итү көнен билгеләп үттеләр

Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән танышты.

Лаеш китапханәсендә Татарстан гербын кабул итү көнен билгеләп үттеләр
laishevskyi.ru

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Ольга Исаева). 7 февральдә -Татарстан гербы кабул ителгән көндә һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан символикасы» дип аталган күргәзмә оештырылган. Бу турыда «Камская новь» газетасы хәбәр итә.

Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән танышты.

«Герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында укучыларыбызга җиткерергә тырыштык», — дип сөйләде китапханә хезмәткәрләре.

Бу көнне китапханәгә килүчеләр викторинада да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100