news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Татарстанда яз җылы булырга һәм иртә килергә мөмкин

Атлантика һавасының җылы агымнары салкыннарның республикага үтеп керүенә ирек бирми, дип ачыклык кертте Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры: Татарстанда яз җылы булырга һәм иртә килергә мөмкин
архив/Султан Исхаков

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Быелгы яз татарстанлыларны иртә килүе һәм җылы булуы белән куандырырга мөмкин. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

Галим искәртеп үткәнчә, соңгы айларда республика даими рәвештә Атлантикадан килгән җылы һава массалары йогынтысына эләкте. Әлеге процесс язын да кабатланырга мөмкин.

«Быел Арктика уянмады. Ул, гадәттә, безгә салкыннар җибәрә иде. Шунлыктан яз җылы булырга һәм гадәттәгедән иртәрәк килергә мөмкин», - дип аңлатты Переведенцев.

Шул ук вакытта, ул Атлантик һаваның елның нәкъ менә салкын вакытында җылы алып килүен искәртте. Җәен исә әлеге процессның киресе күзәтелә.

«Җәйгә килгәндә, сорау туа. Чөнки Атлантика кышын яхшы җылыта, җәен исә ул салкыннар җибәрәчәк. Безне бары тик кояш радиациясе генә җылытырга мөмкин. Атлантика исә безгә циклон арты циклон җибәрә. Узган җәйдә дә нәкъ шундый хәл күзәтелде», - дип сүзен йомгаклады метеоролог.

Юрий Переведенцев белән интервьюны «События» сайтында укыгыз. Әңгәмәнең видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында карарга мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындагы телевизион вариантын исә тамашачылар шимбә көнне – 18.30, якшәмбедә 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100