«Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе нәтиҗәләре

«Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе нәтиҗәләре

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә республиканың «Кояшлы» («Солнечный») лагере базасында «Әйдәманнар мәктәбе» бәйгесе булып үтте. Аны татар яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрде. Бәйгедә ТР югары уку йортларында белем алучы 45 студент катнашты. Булачак әйдәманнар тәҗрибәле педагоглар һәм психологлар лекцияләрен тыңлап, гамәли дәресләрдә белемнәрен дә ныгытты.

Булачак әйдәманнарның уку программасы шактый бай иде. Укулардан һәм гамәли дәресләрдән тыш, алар өчен КВНнар, тренинглар, «Сәләт» лагере ветеран-әйдәманнары белән «түгәрәк өстәл»ләр, шулай ук үзәк тарафыннан чыгарылган «Сәләт» безгә очар өчен канат куя» җыентыгын һәм «Сәләт» кичә, бүген, иртәгә» буклетын тәкъдир итү булды.

Һәр лекция, һәр эшлекле уен, һәм һәр психологик тренинг аларга үз-үзләрен ачарга ярдәм итте. Укулар барышында һәркөн үткәрелгән рейтингларны билгеләү нәтиҗәсендә дүрт иҗади төркемнән иң күп тавыш җыйган икешәр катнашучы сайлап алынды. Финалда булачак сигез әйдаман катнашты. Алар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломга Рәфис Камалов, икенче һәм өченче дәрәҗәле дипломнарга Марат Гатауллин белән Раил Нуриев лаек булды.

Ләкин иң зур бәя әйдәманнарга җәйге аланнарда эшләгәннән соң биреләчәк. Тик бу юлы аларның эшчәнлеген баш җитәкчеләре түгел, ә үзләре кул астында ял итүче һәм иҗат итүче «сәлкеш»ләр бәяләячәк.