news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкә олимпиадасы нәтиҗәләре

Өлкә олимпиадасы нәтиҗәләре

(Төмән, 8 февраль, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмәннең Курчак театрында укучыларның өлкә олимпиадасы булып үтте.

Менә инде бишенче ел татар теле буенча оештырылган бу олимпиадада өлкәнең 8 районыннан һәм шәһәреннән 9-11 сыйныфта укучы 19 бала катнашты. Призлы урыннарны 9 сыйныф укучылары арасында Төмән районының Шыкча мәктәбеннән Земфира Алеева (укытучысы – Гүзәлия Муллачанова), 10 сыйныф укучылары арасыннан Аромаш районының Көсәйкүл (Яңа Аптулла) мәктәбеннән Гөлүсә Даутова (укытучысы Рәфидә Үтәева) яулады.

Ә менә 10 сыйныф укучылары арасыннан 1нче урынга лаеклы белем күрсәтүче булмады. Икенче урынга исә Вагай районы Казанлы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлнара Мусина (укытучысы Асия Зимагулова) чыкты.

9 сыйныф укучылары арасыннан шулай ук икенче урын таләпләренә җавап бирүче булмады. Өченче урыннарны Тубыл районы Маслово мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Йолдызхан Матниязова (укытучысы Рәшидә Бакиева) һәм Төмән районы Шыкча мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Юлия Балдина (укытучысы Гүзәли Муллачанова) яулады.

Беренче урынны яулап алучылар Казанга Бөтенроссия татар теле олимпиадасына барачак.

Олимпиаданы Төмән төбәк мәгарифен үстерү институтының филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Сания Хәйретдин кызы Насыйбуллина әзерләп үткәрде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча укучыларның тел буенча белемнәре әдәбият белән чагыштырганда югарырак булуы ачыкланды. Моның сәбәбе шунда ки, туган телгә һәм әдәбиятка сәгатьләр саны киметелү сәбәпле укучыларның туган телдә матур әдәбият укырга вакытлары җитешми. Быелгы олимпиада барышында шунысы да мәгълүм булды, балалар татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүдә кыенлык кичерә. Туган телне укытуга игътибар кимү укучылар өчен рус телен өйрәнүдә дә тоткарлык кына ясый, дигән нәтиҗәгә килгән Сания ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot