news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә иң яхшы чаналарны сайладылар

Менделеевскида яшәүчеләр атларга утырып йөрде, кышкы уеннарга кушылдылар, коймак белән сыйландылар.

Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә иң яхшы чаналарны сайладылар
«Менделеевские новости»

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәренең «Ушков утраулары» паркында өченче тапкыр рәттән Раштуа күңел ачулары узды. Бәйрәмнең кульминациясе иң яхшы Раштуа чанасына конкурс булды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза.

Барысы Менделеевск районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән ун эш тәкъдим ителде. Беренче урынны Балалар иҗат үзәге вәкилләре алды.

Моннан тыш, Раштуа ярминкәсендә төп капкаларны, хуҗалыклар өчен мәйданчыкларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сафларын бертөрле стильдә бизәделәр. Кунакларны самавыр, чынаяк һәм матрешка рәвешендәге күпертелгән сыннар каршы алды. Кунаклар алар белән фотога төштеләр.

Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. «Кадерле дуслар! Сезне якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Һәр кеше якыннарының һәм дусларының җылысын тоеп яшәсен. Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, сәламәтлек, игелек телим!» — диде ул.

Ярминкәгә килүчеләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төрледән-төрле продуктларын сатып алды. Һәркем хуш исле чәй һәм коймак белән сыйланды, кыр кухнясы эшләде. Шулай ук балалар һәм аларның әти-әниләре туплы хоккейда катнашты, рус арбаларында һәм тимераякта шудылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100