news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Америкадагы вакыйгаларда Трамп котыртучы булды

Тарихчы сүзләренчә, Дональд Трамп сайлауларда үзенең җиңелүен танырга теләми.

Дамир Исхаков: Америкадагы вакыйгаларда Трамп котыртучы булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Америкадагы фетнәдә Дональд Трамп котыртучы буларак чыгыш ясады. Галим-этнограф, тарихчы Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

«Вакыйгалар үзәгендә Дональд Трамп булды. Ул котыртучы көч буларак чыгыш ясады. Чынлыкта ул сайлауларда оттырды, ләкин җиңүчеләр белән җиңелүчеләр арасында аерма бик аз булгач, Трамп үзенең җиңелүен танырга теләмичә, халыкны котыртты. Шуннан конфликт килеп чыкты», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 6 гыйнвар көнне Америка Кушма Штатлары конгрессының ике палатасы да демократ Джозеф Байденны президент сайлауларында җиңүче итеп раслау өчен утырышка җыелды. Әмма берничә минуттан соң әлеге утырышны туктатырга мәҗбүр булдылар. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмәгән АКШның гамәлдәге президенты Дональд Трампның тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керде.

Протестлар вакытында дүрт кеше һәлак булган. Америка мәгълүмат чаралары җиткерүенчә, баш күтәрүчеләр Конгресс бинасыннан картина һәм статуэткаларны урлаган, стенадагы фото һәм картиналарны тартып төшергән, өстәлләрне әйләндереп каплаган һәм наркотиклар кулланган.

Колумбия округы мэры Мюриэл Боузер Капитолийдагы тәртипсезлекләр аркасында кертелгән гадәттән тыш хәл режимын 15 көнгә озайтты. Хәзер ул 21 гыйнварга кадәр гамәлдә булачак. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Капитолийдагы тотрыксызлык округ халкы иминлегенә куркыныч тудыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100