Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә счетчикларны тикшерү кагыйдәләре үзгәрәчәк
Росстандарт реестрына кертелгән үлчәү нәтиҗәләренең язмалары гына юридик әһәмияткә ия булачак.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнкүреш счетчикларын һәм башка үлчәү чараларын тикшерүдә Росстандарт реестрына (Үлчәү бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фонды) кертелгән язмалар юридик яктан әһәмияткә ия бердәнбер нәтиҗә булачак. Тикшерү турында кәгазь таныклыклар өстәмә мәгълүмат характерда була.
Бу 2019 ел ахырында кабул ителгән «Үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итү турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләрдән күренә. Алар «Цифрлы икътисад» программасында каралган иде, дип яза «Российская газета».
Росстандартта, прибор тикшерелгәннән соң, алынган мәгълүматларны белгеч бер тәүлек эчендә «Аршин» хезмәте реестрына кертергә тиеш, дип сөйләделәр. Счетчикның завод номеры аша аның хуҗасы үлчәү нәтиҗәләрен белә ала.
Моннан тыш, хәзер россиялеләр реестрдагы язмаларга сылтап, киләсе тикшерү датасы турында белә алачак. Бу гражданнарга вакыт узу сәбәпле, счетчикны тикшерү яки алыштыруда ялган хезмәт тагарга омтылу очракларын киметергә тиеш.
Шул ук вакытта Росстандарт башлыгы Алексей Абрамов искәрткәнчә, метрологик эшләрне ялган башкарудан һәм ялган документлар эшләүдән котылуда «тикшерү нәтиҗәләрен берьяклы электрон рәвештә теркәү һәм үлчәү чаралары төрләрен раслау мөмкинлеге» бирәчәк.
Яңалык 2020 елның сентябрь ахырында эшли башларга тиеш, чөнки тиешле инфраструктураны әзерләү өчен вакыт кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз