news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов: Самолетка тотынам да, уңышлы очыш сорыйм

Беренче канал төшергән «Дамир вашему дому» документаль фильмында 2019 елның 15 августында булган хәлнең бөтен нечкәлекләре тасвирлана.

Дамир Йосыпов: Самолетка тотынам да, уңышлы очыш сорыйм
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Беренче канал Россия Герое Дамир Йосыповка багышлап, «Дамир вашему дому» документаль фильмын төшергән. «Тыштан карап чыкканда, самолетны тотып карыйм, аннан очыш уңышлы булсын дип сорыйм, ә ул миңа вентилятор лопаткалары тавышы белән җавап бирә. Бу двигатель төзек булуын күрсәтә», — дип сөйли Дамир Йосыпов.

2019 елның 15 августында ул, кошлар кереп эләккәнлектән, двигательләре сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта. 226 пассажир, 7 экипаж әгъзасы — барысы да исән кала. Фильмда шул көннең нечкәлекләре тасвирлана, экипаж, пассажирлар да хис-кичерешләре белән уртаклаша. Хезмәттәшләре Дамир Йосыповка ышаныч бик зур булуы, самолетны җентекләп тикшерүен сөйли. Ул экипаж бүген үзен «кукуруз гаиләсе» дип йөртә.

«Бер двигатель бөтенләй эштән чыкты, икенчесе әле көч-хәл белән эшли иде. Кайбер ММЧларда шулай дип язылса да, без двигательләрне үзебез сүндермәдек», — дип сөйли Дамир Йосыпов. Ул көнне әнисе Минзилә Йосыпова да төш күргәнен әйтте. «Мин иртәнге алтыда уяндым да, төш күрәм, имеш, минем өскә кош төшкән, ди. „Тәрәзә ачык калган да, кош кергән икән“. Шул вакытта самолет төшкән», — ди.

Җирдән күтәрелгәнче Дамир Йосыпов икенче пилот Георгий Мурзиловка «аэродромда кошлар дип әйткән иделәр, әлегә күренми» дигән булган. «Полоса 12 очышка әзер» дип игълан итә. «Җирдән күтәрелгәнче барысы да гадәттәгечә штат режимында иде. Җирдән купкач, без кошлар көтүен күреп алдык, күрәсең, без аларны двигательләрнең көчле тавышы белән куркытканбыз. Кошлар да, без дә бер вакытта күтәрелгәнбез», — ди Йосыпов.

«Бу хәл минем белән түгелдер кебек. Башта шундый уй: син инде берни үзгәртә алмауны аңлыйсың, ышанасы килми иде. Тизлек кими, самолет төшә. Башта индикатор сул двигательгә зыян килгәнен күрсәтте, берникадәр вакыттан, кошлар эләккәнлектән, уң як двигательнең тотрыксыз эшләвен күрдек», — ди Дамир Йосыпов. 93 секундта салонда тынычлык булган, бары тик пилотлар кабинасында кисәтү системасы кычкырган.

«Вертикаль тизлекне киметергә тырыштым. Могҗиза булды бу, Аллаһы Тәгалә саклады. Самолет ягулык белән тулы иде бит. Иң зур бүләк — төшеп утыргач, пассажирлар үзләре эвакуацияләнде», — ди очучы.

Фильмда балачак хатирәләренә зур урын бирелгән. Ул кечкенә вакытта әтисе белән вертолетта очканы турында сөйли. «Миңа керосин исе бик якын, әтинең күн курткасына шул ис сеңгән иде», — ди Дамир Йосыпов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100