news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Переведенцев: Алдагы ике-өч көндә кар күп явачак

Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә алдагы ике-өч көндә кар күп явачагын әйтте.

«Балкан ярымутравыннан циклон безгә дә кагылып китәчәк. Атна азагына кадәр кар явачак, 10 мм явым-төшем көтелә. Аннары кабат суытачак», — диде ул.

Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте. «Көньяк циклоннар күп булса, кыш карлы булачак», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100