news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Усманов: Йорт участогына газ торбасын бушлай китерергә мөмкин

Татарстанда 2023 елга кадәр 1,2 мең километрдан артык газ торбасы сузылачак һәм унсигез меңнән артык йорт газ челтәренә тоташачак.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Газпром трансгаз Казань» оешмасы генераль директоры Рөстәм Усманов йорт участогына газ торбасын бушлай китерергә мөмкин икәнен һәм аның өчен нәрсә эшләргә кирәген әйтте.

«Газлаштыру өчен гаризаны безгә төрле ысуллар белән юлларга мөмкин. Гаризаны кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да, Дәүләт хезмәтләре порталында да теркәргә мөмкин», — диде Рөстәм Усманов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк.

«Газлаштыру программасына эләгү өчен иң мөһим критерийлар — җиргә рәсми рәвештә хокуклы булу һәм газны өй җылыту һәм ризык әзерләү максатыннан кертү», — диде Рөстәм Усманов.

Газ кертү өчен техник мөмкинлекләр булмаган очракта, газовиклар мөрәҗәгать итүчегә үтенеч канәгатьләндереләчәк вакытны билгеләргә тиеш була. Ул мөрәҗәгать торак пунктны газлаштыру графигына эләгәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында 2021-2023 елларда илдә масштаблы газлаштыру программасын тормышка ашырырга боерды. Программа нигезендә һәр йортка кадәр бушлай газ торбасы килергә тиеш. Халыкка газны капка төбеннән өйгә үткәрү өчен генә түлисе булачак.

Татарстанда өч ел эчендә 1,2 мең километрдан артык газ торбасы сузылачак һәм унсигез меңнән артык йорт газ челтәренә тоташачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100