news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Россия Геройларын хөрмәтләделәр

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы составына барлыгы 17 Советлар Союзы һәм Россия Герое керә.

Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә Россия Геройларын хөрмәтләделәр
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә багышланган традицион очрашу узды.

Сугышчан дан һәм хәрби батырлык бәйрәме 2007 елдан 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне сугыш кырларында батырлык күрсәткән Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларын, тыныч вакытта куркусыз, батыр һәм көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлиләр.

Очрашуда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында төзелгән Офицерлар клубы составына керүче ун Россия Герое катнашты. Чарада Владимир Алимов, Марат Алыков, Рафик Ихсанов, Рөстәм Клупов, Артем Кузин, Виктор Кузьмин, Венер Мөхәммәтгәрәев, Сергей Тулин, Игорь Уразаев, шулай ук космоска ике очыш ясаган очучы-космонавт Сергей Рыжиков булды. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле генерал-майор Равил Әхмәтшин ачты.

Ул Россия Геройларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, очрашуның һәр катнашучысы — батырлык үрнәге булуын әйтте. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы составына барлыгы 17 Советлар Союзы һәм Россия Герое керә.

Очрашу башында катнашучылар 2021 елда вафат булган клуб әгъзаларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алар — генерал-лейтенант Николай Иванович Демидов (08.04.10.06.1933.2021), Бөек Ватан сугышы ветераны генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов (23.04.11.12.1923.2021), әфган сугышы ветераны полковник Ринат Нургаләм улы Казаков (01.11.12.01.1957.2021), шулай ук очрашуларның кунагы — Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе генерал-майор Дамир Равил улы Динниулов (23.12.06.04.1963.2021).

Равил Әхмәтшин офицерлар клубының яңа һәм мактаулы әгъзаларын тәкъдим итте, шулай ук узып баручы елда булган уртак истәлекле һәм патриотик чаралар турында искә төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100