news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендә мохтаҗлар өчен туклану ноктасы ачылды

Меңгә якын мохтаҗны ризык белән тәэмин итә алган алты нокта эшли.

Дәрвишләр бистәсендә мохтаҗлар өчен туклану ноктасы ачылды
Солтан Исхаков

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Дәрвишләр бистәсендә мохтаҗлар һәм авыр хәлдә калган кешеләр өчен туклану ноктасы ачылды.

«Без алтынчы ноктаны ачабыз. Барлык нокталарны исәпкә алганда, без хәзер барысы мең кешене ашата алабыз. Бу нокта техник режимда бер атна эшләде, без көненә 80 кешене ризык белән тәэмин иттек, киләчәктә ул сан ике йөзгә җитәр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Казанның Вахитов һәм Идел буе районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин.

«Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов бу вакыйганың бер үк вакытта шатлыклы да, күңелсез дә булуын ассызыклады.

«Безгә килеп ашаучылар бар, ул безнең чынбарлык. Безгә шундый мөмкинлек биргәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, кайбер төбәкләрдә мондый нокта ачарга мөмкинлек бирмиләр. Безгә инвалидлар, йортсыз калган кешеләр килә. Шулай ук эшмәкәрләрдән башка бу эшне күз алдына китереп булмый, бездә халык та бердәм», — ди ул.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева фикеренчә, мондый нокталар шәһәр өчен бер күрсәткеч булып тора. «Без бер кешене дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Кешенең нинди хәлдә калуына карамастан, килеп, кайнар ризык ашау урыны бар. Без күбәү, һәм без төрле, ярдәм итә алган кеше башкаларга да ярдәм итсен иде. Бу проектларның социаль әһәмиятен аңларга кирәк. Мең кешене ашатабыз дип әйтәбез, димәк, алар бар һәм бу нокталарга ихтыяҗ бар», — дип сөйләде ул.

Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча приютның ачылган вакытын искә алды. «Берничә ел элек, приют ачылганда, кеше безне аңлармы икән дип борчылган идем. Анда вакытлыча булган кешеләрнең рәхмәт әйтүен күрәм. Без тормыш дәрәҗәсе күтәрелә, дибез, тик авыр хәлдә калган кешеләр турында онытырга ярамый», — ди ул.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ислам тарихында мохтаҗларга ярдәм иткән хатыннарны искә алды. «Зәйнәб исемле хатын булган аны мохтаҗларның әнисе дип йөрткәннәр. Ул мохтаҗларны ашатырга тырышкан, әмма рәхмәт әйтүне кабул итә алмаган, Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен, ди. Шуннан аять иңгән. Ярдәмгә мохтаҗлар һәм ярдәм итәргә теләүчеләр бар», — диде ул.

Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамы, 6нчы йорт адресында урнашкан нокта 11:00–14:00 сәгатьтә эшли. Нокталарны ризык белән шәһәр кафелары тәэмин итә.

  • Проектның инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский. Проект «Нәфис» компанияләр төркеме, «Приют Человека» реабилитация һәм адаптация үзәге, Кабан арты мәчете һәм башка оешмалар белән берлектә эшләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100