news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр

2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Чара ел саен 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Әлеге карарларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерәчәкләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot