news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива була ала, ди табиб.

Табиблар Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Моның урынына хезмәттәшләр белән интернет-кичә оештырырга була дип саный РИА Новости оештырган сораштыруда катнашкан табиблар. Бу хакта РИА Новости яза.

«Быел эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, Яңа ел корпоративларын үткәрүдән баш тартырга кирәк. Кайбер төбәкләрдә мондый чараларны үткәрүне тыюны күздә тоткан законнар белән җайга салу да бар», — диде табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок.

Ул билгеләп үткәнчә, дистанцион кичә гадәти бәйрәмгә яхшы альтернатива була ала. Кичәне видеоэлемтә аша оештырырга була дип саный табиб.

Инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шулай ук зур компанияләрдә корпоративлар үткәрүдән баш тартырга киңәш итте. Моннан тыш, әгәр дә бәйрәм оештырсалар, кичә өчен иркен җилләтелә торган бүлмә сайларга кирәк, дип билгеләп үтте инфекционист.

Яңа ел корпоративын урамда үткәрү дә яхшы альтернатива. Анда һавадагы вируслы кисәкләрнең концентрациясе бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булачак. Ләкин урамда да социаль дистанцияне үтәргә кирәклеген истә тотарга кирәк, дип өстәде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100