news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә озын Яңа ел ялларыннан баш тартырга чакырдылар

Академик озын ялларның икътисадка һәм кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясавын билгеләп үтте.

Россиядә озын Яңа ел ялларыннан баш тартырга чакырдылар

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Озын Яңа ел яллары россиялеләрнең сәламәтлегенә һәм дәүләт икътисадына тискәре йогынты ясый, шуңа күрә алардан тулысынча баш тартырга кирәк, дип саный Россия Фәннәр Академиясе академигы, Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Онищенко. Бу хакта РИА Новости яза.

«Гыйнварның беренче декадасында Склифосовский институтына мөрәҗәгать иттегез. Анда Яңа ел яллары — ашыгыч ярдәм өчен иң киеренке көннәр. Бөтен ил буенча да шулай. Алкоголь яки суррогаттан агулану, шулай ук кешеләрне исерек хәлдә җәрәхәтләнүе дә бу вакытка күп туры килә. Башка елларда кешеләр чит илләргә ялга очса, быел бу булмаячак», — диде Онищенко РИА Новостига.

Академик шулай ук озын ялларның икътисадка начар йогынты ясавын билгеләп үтте.

«Бөтен дөнья Яңа елны каршы ала һәм эшли башлый. Ә без сезнең белән ун көн буе эшләмибез. 31 декабрь - ял көне булсын, чөнки берәү дә эшләми», - дип өстәде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100