news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итәргә сәләтле кушымта булдырылды

Хәзерге вакытта кушымтаның сынау версиясендә мәгълүмати һәм интерактив эчтәлектәге алты рубрика бар.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итәргә сәләтле кушымта булдырды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасы гадәттән тыш очракларда эш итү буенча ярдәмче ролен башкара. Аны онлайн-кибетләрдә барлык мобиль кушымталарда бушлай күчереп алырга мөмкин.

Кушымтаның көнкүрештә дә, ял иткән вакытта да файдасы тияргә мөмкин. Ул куркыныч хәл килеп туганда ориентлашырга һәм тиз арада мәгълүмат табарга, коткару хезмәтләрен чакыртырга һәм геолокацияне күзәтергә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта кушымтаның сынау версиясендә мәгълүмати һәм интерактив эчтәлектәге алты рубрика бар. Аларда гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эш итү буенча үз белемнәреңне һәм торакның куркыныч хәлләргә әзерлеген тикшерергә мөмкин.

Киләчәктә кушымтага яңалыклар һәм һава торышының бозылуы, шул исәптән шторм кисәтүе турында хәбәрләр дә өстәргә ниятлиләр. Моннан тыш, туристлык төркемнәрен теркәү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100