Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларны укыту турында сөйләштеләр
Бүгенге көндә Лашман мәктәбендәге коррекцион сыйныфларда 24 укучы белем ала.
(Чирмешән, 7 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Бүгенге көндә сау-сәламәт кешегә дә һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу җиңел түгел. Ә физик мөмкинлекләре чикле балалар алдында бу проблема аеруча кискен тора. Район социаль яклау бүлегенең «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган «түгәрәк өстәл»дә дә нәкъ менә шул мәсьәлә күтәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Үткән уку елында Лашман урта мәктәбендәге коррекцион сыйныфта укучы 7 бала 9 сыйныфны тәмамлаган. Кулларына белешмә алган бу укучылар һәм аларның ата-аналары алдына һөнәр үзләштерү проблемасы борчый.
«15-16 яшьлек сау-сәламәт балаңны чыгарып җибәрү дә авыр булган чорда, физик мөмкинлеге чикле балаларга каядыр еракка барып уку зур проблема. Шуның өчен Чирмешән аграр техникумында шундыйлар өчен берәр һөнәр буенча төркем ачу проблемасы туды», — ди район социаль яклау бүлегенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Сафиуллина.
Бүгенге көндә Лашман мәктәбендәге коррекцион сыйныфларда 24 укучы белем ала.
«Бу күптәнге проблема. Безнең укучыларыбыз Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат шәһәрләрендәге техникумнарда укырга мәҗбүр», — ди чарада катнашучы район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Флюра Рәхимҗанова.
Техникумда бу уку елында ук мөмкинлеге чиклеләр өчен төркем ачу буенча эш башлаган булганнар. Тик документ, финанс эшләре бик четерекле, моны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша хәл итәргә, алдан ук заявка бирергә кирәк икән.
«Бу юнәлештә эш алып барыла. Алдагы уку елларында, билгеле бер белгечлек сайлап, анда күпме бала килергә мөмкинлеген ачыкларга кирәк. Аларны без торак белән дә тәэмин итәргә тиеш, бу проблеманы да хәл итәсе бар» — ди Чирмешән аграр техникумы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Сергей Малешин.
Әлеге чарада мөмкинлеге чикле балаларның әти-әниләре дә катнашты, алар да үзләрен борчыган сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Ә бу вакытта район социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре аларның балалары белән төрле уеннар оештырдылар. Балалар мультфильм карарга да өлгерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз