news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә федераль дәрәҗәдәге Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак

Дуслык йорты Щепкин урамы, 22 йорт адресы буенча урнашачак.

Мәскәүдә федераль дәрәҗәдәге Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Киләсе елда Мәскәүдә федераль дәрәҗәдәге Халыклар Дуслыгы йорты ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәресенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

«Россия Президенты шундый күрсәтмә биргән иде — Мәскәүдә эшли торган федераль милли оешмаларның үзләренең бер урыны булырга тиеш. Аның урыны билгеләнде, аңа тиешле финанс чыгымнары менә күптән түгел бюджетка үткәндә бүленеп бирелде. Икенче елның беренче яртысында аңа тиешле ремонт ясалып, урыннар билгеләнеп, көзләргә эшләп китәргә тиеш дип күз алдында тотабыз», — диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат әйтүенчә, аның үзенең әле бу йортны күргәне юк. Аның адресы Хөкүмәт карары белән күптән түгел генә расланган — Щепкин урамы, 22 йорт. «Башта берничә урынны карадык. Бу йорт 8 мең квадрат метр, бик зур. Анда бөтен кешегә урын җитә, ул бик зур. Теге атнада сөйләштек, безнең милләтләр федераль агентлык белән бергәләп барып карыйбыз — нәрсә эшләргә кирәк анда, ничек күзаллыйбыз», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, 20 федераль милли автономия эшли, башка формадагы оешмаларда бар. «Аларның һәрберсе кем каян таба шулай итеп почмак эзләп эшләп ятарга тиеш түгел. Бергәләп, аралашып эшләргә кирәк. Безнең барыбызның да җәмәгать эшчәнлеге, штатлар, бюджет юк. Үз теләгебез белән эшләп йөргән кешеләр, волонтерлар дияргә була безне. Дәүләт ярдәм кулы сузганда ул кулны кире кагарга ярамый», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов яңа бинаның Мәскәү татарлары өчен бик кирәкле булуын әйтте. «Мәскәүдәге татар үзәгеннән тыш анда да күп кенә чараларны уздырырга мөмкинлек туачак. Чөнки берәр чара уздыра башлыйсың икән, урын эзлиләр. Шушы үзәктә эшне дөрес итеп оештырыра ала торган, оешмаларга методик яктан ярдәм итә ала торган кешеләрне алырга кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100