news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучыларын рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар

Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2020 елгы язгы каникул чорында Санкт-Петербургта була.

Мәктәп укучыларын рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). «Минем Россия» II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы башланды. Анда катнашу өчен туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны бетерүдә уңышларны кәгазьдә сурәтләү кирәк. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәсемнәр 2020 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс Россия Федерациясе гражданнары өчен оештырылган. Анда өч яшь категориясе: 7-10 яшьлекләр; 11-14 яшьлекләр; 15-17 яшьлекләр рәсем ясауда үзара көч сынашачак.

Эшләр фәкать электрон рәвештә (скан), jpeg форматында яки башка график форматларда, кабул ителә. Бәйгедә катнашучы бары тик бер хезмәт кенә тапшыра ала.

Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2020 елгы язгы каникул чорында Санкт-Петербургта узачак. Алар өчен кыйммәтле призлар һәм бүләкләр әзерләнгән.

Бәйге турында тәфсилле язманы сайтта укырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot