news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм оештырдылар

Инвалидлар декадасына багышланган чараны район мәдәният йортында оештырдылар.

Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм оештырдылар
Лилия Саттарова

(Чирмешән, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Лилия Саттарова). Чирмешәндә мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм оештырдылар. Күңел ачу чараларын ике залда үткәделәр. Берсендә тантаналы өлеш үтсә, икенчесендә мастер-класслар эшләде һәм уеннар кызды. Балаларның күңелен күрү өчен фокусчылар һәм аниматорлар, сабын куыклары ясаучылар балаларның күңелләрен күрергә тырышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Концерт номерларын исә балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм бәйрәмнең төп геройлары – балалар тәкъдим итте.

Бәйрәмдә балаларны район башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тәбрикләде. Малайлар, кызлар янына районның христиан һәм мөселман дин әһелләре дә килгән.

Бәйрәмне оештыру иганәчеләре - Альберт Латыйпов җитәкчелегендә район эшмәкәрләре советы һәм “Ярдәм” фонды. Бу көнне монда чакырылган һәр балага товар алуга акчалата сертификат тапшырылды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100