news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан киләсе елдан латин графикасына күчә башлый

Казандагы генераль консул Еркин Тукумов әйтүенчә, латин графикасына беренче чиратта дәүләт учреждениеләре күченәчәк.

Казахстан киләсе елдан латин графикасына күчә башлый
Владимир Васильев

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Казахстан киләсе елдан латин графикасына күчә башлый. Бу хакта Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов Казахстанның беренче президенты көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү кичәсендә “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бездә 2019-2025 елларга исәпләнгән латин графикасына күчү буенча дәүләт программасы бар, шуның нигезендә Казахстан акрынлап латин графикасына күчәчәк. Башта дәүләт учреждениеләре, аннары уку йортлары латин графикасына күчә. 2025 елга бөтен документация, укыту латиницага күчәргә тиеш”, - диде Еркин Тукумов.

Генераль консул әйтүенчә, алфавитның иң кулай дип табылган версиясе галимнәр тарафыннан кабул ителгән, аңа төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Графиканың кулай варианты кабул ителгәнче бик озак бәхәсләр барганын әйтте. “Тарихчылар, телчеләр, сәясәтчеләр белән озак фикер алыштык, кирәкме-юкмы дип уйлаштык, әмма кирәк дигән карарга килдек”, - диде ул.

“Казах халкы үз тарихында иң озак кулланганы - гарәп графикасы. Аннары татарлар кебек үк латиницага, соңыннан кириллицага күчкән. Латиницаны казахлар өчен чит әйбер түгел, иске тамырларыбызга кайтабыз. Дөньяда 90 процент мәгълүмат латиницада. Без глобаль мәдәни, мәгълүмати дөньяга керер өчен латиницага күчәргә тиеш”, - диде Еркин Тукумов.

Генераль консул кайбер мәгълүмат чараларындагы кириллица кимсетеләчәк дигән хәбәрләрне кире какты. “Мәгълүмат чараларында кириллица кимсетелмәячәк, параллель рәвештә кириллицада да газеталар чыгачак. Бер генә кеше дә үзен кимсетелгән хис итмәячәк. Казахлардан кала руслар икенче урында, алар 25 процентка якын”, - ди ул.

Еркин Тукумов моңа кадәр кириллицада булган әйберләр югалмый дигән фикердә. “Технологияләр китапларны сакларга мөмкинлек бирә, бөтен нәрсә цифрда. Без нәрсә югалтабыз? Бәлки, өлкәннәр кириллицаны өйрәнмәс тә, мәҗбүр итү булмаячак, кириллицада да газеталар чыгачак. Ә яшьләр инде латиницаны белә, алар барысы да инглиз телен өйрәнә”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100