Узган тәүлектә Татарстан полиция хезмәткәрләре 44 җинаятьне ачкан

Элек эзләнгән 7 татарстанлының кайда икәнлеге ачыкланган, тагын 6 кеше эзләнелә

  (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан полиция хезмәткәрләре 44 җинаятьне ачкан. Алар арасында үтерү, 2 сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау, 13 урлау, машина урлау очраклары бар, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Өйләреннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган 6 татарстанлы эзләнелә. Элек эзләнгән кешеләрнең кайда булулары ачыкланган.