news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты

Мәрхүмәне Самосырово зиратында җирләделәр.

Татар җәмәгатьчелеге Фәйрүзә Мөслимованы соңгы юлга озатты
Абдул Фархан

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген татар җәмәгатьчелеге язучы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән бәхилләште. Якыннары аны Республика клиник хастаханәсе моргыннан озатты.

Туганнары сүзләренчә, кичә Фәйрүзә Мөслимовага операция ясаган булганнар, һәм ул комадан чыга алмаган. Операциягә кадәр шактый вакыт үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булган. Коронавирус аркасында үпкәләре 90 процент зарарланган булган.

Бүген соңгы юлга озату чарасында туганнары, хезмәттәшләре, дуслары бар иде. «Без аның белән якташлар да булдык, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күрше йортларда бергә яшәдек. Еш кына филармониядә, Камал театрында кичәләрдә бергә очраша идек. Аның вафаты турындагы сүз бик көтелмәгән булды», — диде Ләбиб Лерон.

«Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек… Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!» — дип уртаклашты 80 нче еллардан ук Фәйрүзә Мөслимова белән бергә эшләгән Эльмира Закирова.

Ул соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә барганнарын исенә төшерде.

«Үз җаена, беркемне борчымыйча, мәшәкатьләмичә, артык нәфселәнмичә, хөсетләнмичә, тормышында, эшендә дә тыныч кына яшәгән кеше. Бәхил булып кит!» — дип саубуллашты Гөлзадә Бәйрәмова.

Бик күпләр аны «туганнарыңа да әйтә алмый торган сүзләр була, ул шул сүзләрне тыңлый алган, төрле темага сөйләшеп, киңәшеп була торган кеше иде, юлда да яхшы иптәш була белде» дигән сүзләр белән бәяләде.

Фәйрүзә Мөслимованы Самосырово зиратында җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100