Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда татар телендә милли аш-су фестивале үткәрергә телиләр
Әлегә проект идея дәрәҗәсендә генә, хәзерге вакытта хезмәттәшләр һәм фестиваль таләпләренә туры килә торган аш пешерүчеләр эзлиләр.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда татар телендә фуд-фестиваль узарга мөмкин, хәзерге вакытта хезмәттәшләр һәм фестиваль таләпләренә туры килә торган аш пешерүчеләр эзлиләр. «АШ ФЕСТ» фестиваленең оештыру комитеты җитәкчесе Юлика Булейко «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Мин татар телен яхшы белгән һәм татарча сөйләшергә әзер торган аш пешерүчеләр эзлим. Фестивальне оештыру өчен ярдәм кирәк. Аны үз көчең белән генә үткәрүе бик кыен. Мин татар кухнясын нәрсә беләндер берләштергән фестиваль оештырырга һәм аш пешерүчеләрнең бергәләп ничек эшли алуын күрсәтергә телим», - дип искәртте спикер.
Ул билгеләп үткәнчә, фестивальнең масштабы ярдәмнең зурлыгына бәйле булачак. Ярдәм зур булган очракта, татар артистларын да чакырачаклар. Чара милли үзенчәлекне саклап калуга юнәлдереләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы Казанда беренче локаль продуктлар һәм милли аш-су фестивале башлануы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз