Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп Сергей Мерясев билгеләнде
2015 елдан Сергей Мерясев үзәк хастаханәдә сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары булып эшләде.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Әлеге вазифага Сергей Мерясев билгеләнде. Сергей Николаевич рәсми рәвештә үз эшчәнлегенә кереште инде. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Николаевич Мерясевның медицина тармагында эш стажы 25 ел тәшкил итә. Ул — Татарстан Республикасының атказанган табибы. Әнисе Раиса Мерясева — шәһәрдә танылган кардиолог, үзәк хастаханә стационарының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы.
Сергей Мерясев 1996 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, шул ук елны Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт буларак эшкә кабул ителә. 1998 елда диагностика һәм түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире итеп күчерелә.
2009 елда диагностика буенча баш табиб урынбасары булып эшли башлый. 2011 елда «Консилиум» баш табибы булып эшли. 2012 елда Түбән Кама хастаханәсенә диагностика буенча баш табиб урынбасары итеп күчерелә. 2015 елдан Сергей Мерясев үзәк хастаханәдә сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары булып эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз